news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Комаровка 60 яшь тулды

Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Комаровка 60 яшь тулды
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кичә, 25 майда, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Игорь Анатольевич 1964 елның 25 маенда Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә туа. Ул Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын «икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлый.

1992 елдан 2002 елга кадәр Россиянең төрле кредит-финанс учреждениеләрендә җитәкче вазифасында эшли.

2002 елдан 2008 елга кадәр - «Норильский никель» тау-металлургия компаниясе генераль директоры урынбасары, 2008 елдан алып 2009 елга кадәр - «Ростехнология» дәүләт корпорациясе генераль директоры киңәшчесе, 2009 елда - АВТОВАЗ компаниясенең башкарма вице-президенты, ә 2009 елдан 2013 елга кадәр - АВТОВАЗ президенты була.

2013 елдан 2014 елга кадәр Федераль космик агентлык җитәкчесе урынбасары, 2015 елның гыйнварыннан августына кадәр агентлык җитәкчесе, ә 2015 елдан 2018 елга кадәр дәүләт корпорациясе генераль директоры вазифасында эшли.

2018 елның июлендә Комаров Россия фән һәм югары белем министры урынбасары итеп билгеләнә, ә шул ук елның сентябрендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле булып эшли башлый.

Мактау ордены, Россия Президентының Рәхмәт хаты, Мактаулы Легион ордены (Франция), I дәрәҗә Дуслык («Достык») ордены (Казахстан), III дәрәҗә изге Серафим Саровский ордены белән бүләкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100