Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Идел буе федераль округында 16 мең литрдан артык ялган алкогольне сатудан алганнар
Полиция хезмәткәрләре Идел буе федераль округында кеше гомере өчен куркыныч алкоголь продукциясен кулланылыштан алу эшен дәвам итә. Бу хакта «МВД МЕДИА» мәгълүмат интернет-порталы хәбәр итә.
Искәртик, 4-6 июньдә Ульяновск өлкәсендә алкоголь белән агулануның 51 очрагы ачыкланган. 18 кеше сидр эчүдән агуланып үлгән. Аларның «Мистер Сидр» маркалы сыра эчүе ачыкланган.
Полиция хезмәткәрләре Удмуртия Республикасы, Ульяновск, Түбән Новгород, Самара һәм Пенза өлкәләрендә бу эчемлекнең зур партиясен оператив рәвештә кулланылыштан алган. Шулай итеп, Самарада йөк машинасын туктатканнар, анда барлыгы 810 литрлы пластик савытлар һәм «Мистер Сидр» маркалы алкоголь продукциясе алуга документлар тапканнар. Удмуртия территориясендә полиция 14 мең литрга якын, ә Мордовиядә 250 литрдан артык сыра эчемлеге алган. Кеше гомере өчен куркыныч алкоголь продукциясе табу фактлары буенча процессуаль карарлар кабул ителәчәк.
Хәзер сыйфатсыз һәм ялган спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алу эшләре дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз