news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел буе федераль округында 100 бала табуга 70 аборт туры килә

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә акушер-гинеколог көне кысаларында республикада акушер-гинекологлар хезмәтен оештыруның актуаль мәсьәләләренә

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә акушер-гинеколог көне кысаларында республикада акушер-гинекологлар хезмәтен оештыруның актуаль мәсьәләләренә багышланган конференция узды.
Анда республика Сәламәтлек саклау министрлыгының гаилә, аналар, аталар һәм балаларны саклау бүлеге башлыгы Елена Игнашина, Мәскәүдән килгән кунак – Россия акушер-гинекологлар җәмгыятенең медицина ярдәме сыйфаты Комитеты белгече, Россия Халыклар дуслыгы университетының перинатология курсы белән акушерлык-гинекология кафедрасы доценты Игорь Костин, Татарстанның баш акушер-гинекологы Эльмира Галимова катнашты.
Бүгенге көндә Россия территориясендә РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының 2009 елның 31 декабрендә кабул ителгән “Акушер-гинекологик ярдәм күрсәтү тәртипләрен раслау турында”гы Боерыгы тормышка ашырыла. Әлеге документ акушер-гинекологик хезмәтен камилләштерүгә юнәлтелгән. Конференциядә Эльмира Галимова акушер-гинекологларга әлеге Боерык нигезнамәләре турында мәгълүмат ирештерде.
Игорь Костин үз чиратында Идел буе федераль округында бала табарга ярдәм итү хезмәтенең торышы хакында сөйләде. Бүгенге көндә акушер-гинекологлар алдында аналар һәм ана карынындагы, яңа туган балалар үлемен булдырмау, бала табарга җыенган хатын-кызларга сыйфатлы ярдәм күрсәтү, аларны бала табуга әзерләү, йөклелек вакытында була торган өзлегүләрне кисәтү, дөрес диагностикалау һәм башка актуаль мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора. “Яңа Боерык нигезенә илебездә акушер-гинекологик ярдәмне үзгәртеп кору идеясе салынган. Аны тормышка ашыру кысаларында бала табарга ярдәм итү хезмәтенә инвентаризация үткәрү планлаштырыла. Соңгы 20 ел эчендә Россиядә демографик хәлнең яхшы якка үзгәрмәве күренә. Илебездә һәм шул исәптән Идел буе федераль округында үле балалар туу очраклары 70 процентны тәшкил итә. Бездә кесарев кисеме очраклары сана арта. Барлык кесарев кисеме очракларының 50 проценты кичектергесез була. Бу актуаль проблема булып кала. Россиядә яңа туган балалар арасында үлем очраклары 1000 кешегә 9 промилле белән исәпләнә”, - диде Игорь Костин. Ул шулай ук абортлар саны үсү мәсьәләсенә дә тукталып үтте. Идел буе федераль округында 100 бала табуга 70 аборт туры килә. Белгеч фикеренчә, әле ул сан төгәл түгел, чөнки илдә күпме абортлар ясалуын беркем белми. Бу нисбәттән хирургия ысулы белән түгел, ә дарулар ярдәмендә абортлар ясау кирәклеге ассызыклана. Башлангыч срокларда дарулар ярдәмендә бала төшерүләр өзлегүләргә китерми, сәламәтлеккә азрак зыян сала.
Игорь Костин фикеренчә, бүген Россиядә медицина ярдәмен тиешле сыйфатта күрсәтә алмаган үзәк район, территория хастаханәләрен оптимальләштерү турында сүз алып барырга кирәк. Чөнки андый учреждениеләрдә абортлар, аналар үлеме башка учреждениеләргә караганда күбрәк очрый. Шул ук вакытта медицина ярдәме халыкка үтемле булып калырга тиеш.
Конференциядә шулай ук яралгының аналык көпшәсендә урнашуын диагностикалау һәм дәвалау принциплары, йөклелекнең беренче айларында туган проблемалар кебек мәсьәләләр дә күтәрелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot