news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел буе федераль округына керүче төбәкләрдә гомумбелем бирү йортлары укучыларны кабул итәргә әзерме?

Идел буе федераль округына керүче төбәкләрдә гомумбелем бирү йортлары укучыларны кабул итәргә әзерме?

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Георгий Матюшкин бүген мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүнең барышы һәм белем бирү учреждениеләренең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышлап селектор киңәшмәсе уздырды. Аның эшендә Идел буе федераль округына керүче төбәкләр хөкүмәтләре , мәгариф идарәләре, РФ Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Роспотребнадзорның территориаль органнары вәкилләре катнашты. Татарстан мәктәпләренең әзерлек дәрәҗәсе хакында ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, ТР буенча Баш федераль инспетор Марсель Галимәрданов һәм ТР янгын күзәтчелеге буенча Баш дәүләт инспекторы Таһир Кәлимуллин хисап тотты.

Георгий Матюшкин үзенең кереш сүзендә федераль округ буенча гомуми мәгълүматларга тукталды. Аның сүзләренә караганда, бүгенгә биредәге мәктәпләрнең 85 проценты яңа уку елына әзер. Былтыр бу күрсәткеч 65 процент кына булган. Аерым төбәкләргә килгәндә, Чуашстан ике ел рәттән тотрыклы нәтиҗә күрсәтә. Эшне оештыру ягыннан соңгы 2 елда Киров өлкәсендә, Мари Эл, Башкортстан республикаларында алга китеш сизелә. 2004 елда бу вакытта Мари Эл мәктәпләренең 16 проценты гына балаларны кабул итәрлек булса, бүген – 90 процент. «Округтагы гомуми әзерлекне канәгатьләнерлек дип бәяләргә булса да, сөенергә иртәрәк», – ди Президент вәкиле. Мәсәлән, Самара өлкәсендәге 938 мәктәпнең хәзергә 211е генә кабул ителгән. Калганнарында йә янгын куркынычсызлыгы чаралары үтәлмәгән, йә алар санитар – эпидемиологик таләпләргә җавап бирми. Күрше Башкортстанда янгынга каршы автоматлаштырылган сигнализация системасына тоташтырылмау мәктәпләрне кабул итү актын имзалауны тоткарлый. Татарстан мәктәпләренә килгәндә, бездә дә янгынга каршы сигнализация системасын монтажлау моңарчы акрын барды. Хәзер эш җайга салынган. 2008 елга без бу эшне тулысынча тәмамларга уйлыйбыз, – ди Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов.

Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Идел буе федераль округында 184 мәктәпне кабул итмәгән булса, шуның 9 – Татарстанда. Рәис Шәйхелисламов белдергәнчә, бу мәктәпләрнең 4 се, иске булу сәбәпле, файдаланылмаячак. Калган 5 се 1 сентябрьдә балаларны кабул итәчәк,– дип ышандырды министр. Ул ТР Президенты Минтимер Шәймиев кушуы буенча республикада мәктәпләрнең әзерлеген тикшерү буенча махсус комиссияләр төзелүен дә хәбәр итте . Мәгълүм булганча, 25 августтан 10 сентябрьгә кадәр комиссия әгъзалары гомумбелем бирү йортларында булачак. Тикшерү нәтиҗәсе буларак, иң беренче капиталь ремонтка мохтаҗ мәктәпләр исемлеге төзеләчәк.

Селектор киңәшмәсе ахырында төбәкләр җитәкчелеге алдына мәктәпләрне кабул итү эшен төгәлләп, балаларның биредә иминлеген тәэмин итү, белем бирү учреждениеләренең ягу сезонына әзерлеген контрольгә алу бурычы куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot