Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Идел буе федераль округы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар саны буенча 2нче урынга чыкты
Идел буе федераль округы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар саны буенча икенче урынны алды. Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда Идел буе федераль округында 1,8 миллионнан артык хокук бозучы теркәлгән. Статистиканы РИА Новости тәкъдим итә.
Үзәк федераль округ исемлек башында тора, 2024 елда биредә 3,4 млн хокук бозу ачыкланган. Аннан соң 1,8 млн белән Идел буе округы бара, ә өчлекне Төньяк Кавказ федераль округы йомгаклый, анда 1,1 млн хокук бозучы теркәлгән.
Тулаем алганда, илдә 2024 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11,8 миллионнан артык очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз