Идел буе федераль округы таможнясының оператив хезмәткәрләре Казанда таможня җинаятьләренә каршы нәтиҗәле көрәш юллары буенча фикер алышачак
Идел буе федераль округы таможнясының оператив хезмәткәрләре Казанда таможня җинаятьләренә каршы нәтиҗәле көрәш юллары буенча фикер алышачак
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанда Татарстан таможнясы бинасында Идел буе төбәгенең оператив эзләү бүлеге һәм аеруча куркыныч контрабандага каршы көрәш бүлеге җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе башланды. Көн үзәгенә контрабанда катнашында наркотиклар әйләнеше һәм интеллектуаль милек объектларының законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау юлларын камилләштерү кебек актуаль мәсьәләләр куелган.
Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-лейтенанты Николай Коцюбенко сүзләренчә, бу көннәрдә Идел буе төбәгенең оператив эзләү бүлеге хезмәткәрләре проблемалы мәсьләрне караячак һәм бергәләп таможня җинаятьләренә каршы нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирүче механизм эшләячәк. Киңәшмә өч көн дәвам итәчәк.