Идел буе федераль округы төбәкләре арасында иң арзан каймак һәм бодай оны - Татарстан башкаласында
Казанның кулланучылар базарында икмәк, сөт, сыер мае һәм майлы эремчек бәяләре үзгәрешсез кала
(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). Идел буе федераль окурглары төбәкләре арасында иң арзан каймак һәм бодай оны Казанда булуы ачыкланган. Башка үзәкләр белән чагыштырганда, биредә сыер, тавык итләре, стерильләштерелгән сөт, сыер мае, йомырка, сыр, тоз, алма бәяләре дә арзанрак.
Төп туклану продуктлары бяләренә атналык мониторинг нәтиҗәләре буенча Казанның кулланучылар базарында икмәк, сөт, сыер мае һәм майлы эремчек бәяләре үзгәрешсез кала, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Шул ук вакытта кайбер продуктларның бәяләре төшү дә күзәтелгән, кәбестә - 1,6 процентка, бәрәңге – 0,7 процентка, суган –0,4 процентка, сыр – 1,1 процентка, шикәр комы – 1 процентка, дөге – 0,9 процентка, каймак – 0,8 процентка, туңдырылган балык, тары ярмасы, тоз, карабодай, бодай оны – 0,1-0,4 процентка.
Узган атнада сыер ите, пешкән казылык 1,1-1,3 процентка арткан, йомырка - 0,9 процентка, вермишель - 0,7 процентка, кишер, алма, тавык ите, көнбагыш мае - 0,2-0,4 процентка.