Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Идел буе федераль округы имамнарының квалификациясен күтәрү курслары була
Укуларны гарәп телендә ислам фәннәре буенча өч чит ил белгече алып барачак
(Казан, 28 октябрь. “Татар-информ”). 5-15 ноябрьдә Идел буе федераль округы имамнарының квалификациясен күтәрү курслары була. Укуларны гарәп телендә ислам фәннәре буенча өч чит ил белгече алып барачак.
6-9 ноябрь көннәрендә Кувәйт дәүләтенең Вакыф һәм дини эшләр министрлыгының төп белгече, дини тәгълимат докторы, дәгъват буенча берничә хезмәт авторы Муаз әл-Баянунины лекцияләр укуы көтелә. Лекцияләрнең темасы − поликонфессиональ җәмгыятьтә имамның дәгъват эшчәнлеге принциплары.
10-12 ноябрьдә исә Мисыр дәүләтенең “Әл-Әзһәр” университетының шәригать һәм хокук факультетында ислам хокукы мөгәллиме, ислам фәннәре буенча иҗазәт иясе, хәнәфи фикхы өлкәсе белгече Әхмәт Мәхмүт әш-Шәрифнең хәнәфи мәзһәбендә актуаль һәм бәхәсле мәсьәләләр темасына багышланган лекцияләре булачак.
Ислам гыйлеменең актуаль мәсьәләләренә кагылган лекцияләрне 13-15 ноябрьдән Мисыр дәүләтенең “Әл-Әзһәр” университетының шәригать һәм хокук факультетында ислам гыйлеме мөгәллиме, ислам фәннәре буенча иҗазәт иясе Әшрәф Сәәд Мәхмүт укыр дип ниятләнә.
Укулар Казан шәһәре, Газ урамы, 19 нчы йорт адресы буенча Россия ислам институтында оештырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз