news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел буе федераль округы чемпионатында Бөгелмә авыр атлетлары җиңгән

Идел буе федераль округыннан 150дән артык спортчы катнашкан.

Идел буе федераль округы чемпионатында Бөгелмә авыр атлетлары җиңгән
В. Ермолаев

(Бөгелмә, 19 август, "Татар-информ", "Бөгелмә авазы"). Оренбургта ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Бөгелмә авыр атлетлары җиңү яулаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Идел буе федераль округыннан 150дән артык спортчы катнашкан. Бөгелмәне “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары тәкъдим итте.

Елена Титова алтын медаль яулады, Илнур Рәүпов бронза призер булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot