Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына махсус сайт булдырыла
Сайт булдыру белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы шөгыльләнәчәк.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына махсус сайт булдырылачак.
Бу хакта бүген шушы вакыйганы билгеләп үтүгә әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр итте.
Ул сайт булдыру белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы шөгыльләнәчәген әйтте. Сайт 1100летиеислама.рф адресы буенча урнашачак.
Сайт рус, татар, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барыла һәм юбилей датасына кагылышлы медиапродукцияне үз эченә алачак.
Шулай ук, агентлык журналистлар арасында «Многоликая Россия» Бөтенроссия бәйгесен уздыру буенча әзерлек алып бара. Анда «Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгына иң яхшы медиапроект» махсус номинациясе кертелә. Бәйгегә старт февральдә биреләчәк. Быел октябрь аенда бүләкләү тантанасы узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз