news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Идел-Буа-Урал” театр фестивалендә Ульяновск өлкәсенең өч театры катнаша

12-21 март көннәрендә Буа татар дәүләт драма театрында Идел-Буа-Урал" фестивале үтә.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Идел-Буа-Урал” театр фестивалендә Буа районының күршеләре – Ульяновск өлкәсеннән өч театр катнаша. Икесе Ульяновск шәһәренең үзеннән – И.А.Гончаров исемендәге Ульяновск драмтеатры һәм В.М.Леонтьев исемендәге Ульяновск курчак театры.

Театрлар үз спектакльләрен кичә, 16 мартта, күрсәттеләр. Драмтеатр фестивальгә әле яңа гына – февраль аенда гына премьерасы булган «Вторая смерть Жанны Д`Арк» спектаклен алып килгән. Режиссеры – “Алтын битлек” милли театр фестивале лауреаты Станислав Железкин (Мәскәү). Әлеге камера спектаклендә артистлар белән бергә сәхнәгә курчаклар да чыга. Декорациянең төп элементы – серле сандык. Театр белгечләре бу спектакльгә фестиваль киләчәге юрыйлар – рәсми сайттагы хәбәргә караганда, чакырулар шактый ди инде. Спектакльнең беренче фестивале – Буа театрында үтә торган “Идел-Буа-Урал” театр фестивале булды.

Ульяновскидан килгән икенче спектакль – “Подлинная история Бременских музыкантов”. Курчак театры алып килгән бу әсәрдә өч кенә артист катнаша.

Бүген А.Н.Островский исемендәге Димитровград драмтеатры “Лысая певица” спектаклен тәкъдим итә. Әсәрнең жанры NEO-coMEDia дип билгеләнгән.

Фестиваль дәвамында спектакльләрдән соң артистлар белән бергә театр тәнкыйтьчеләре фикер алыша. Алар - «Вопросы театра» журналы редакторы Александр Вислов (Мәскәү), «Любимовка» фестивале директоры Анна Банасюкевич (Мәскәү), Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе Динә Дәүләшина (Уфа), театр белгече Олеся Кренская (Ульяновск) һәм театр белгече Нияз Игъламов (Казан).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100