news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Идел-Буа-Урал" театр фестивале экспертлары алдында Түбән Кама театры имтихан тотты

12-23 март көннәрендә Буада театр фестивале үтә.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Кичә “Идел-Буа-Урал” театр фестивалендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма сәхнә тотты. Алар фестиваль тамашачысына Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган “Анам кыры” спектаклен күрсәттеләр. Тамаша тулы залда барды.

Бүген фестиваль программасында – Буа театры үзе. Алар Зөлфәт Хәким пьесасы буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган “Килә ява, килә ява” спектаклен күрсәтәчәк.

Ә Түбән Кама театры, фестиваль экспертларының бәясен һәм җылы сүзләрен тыңлап, Казанга юл тотты. Бүген театр коллективы Казанда өч көнлек гастрольләрен башлап җибәрә. “Анам кыры”н Казан тамашачысы К.Тинчурин исемендәге театр бинасында 20 март көнне карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100