Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Идел бозы астына чак кына кеше төшми калган
Хәзерге вакытта, кыш фасылы булуга карамастан, көннәр шактый җылы, шуңа күрә зур сулыклар өслегендәге бозга ышанырга ярамый, дип кисәтә Казан шәһәре гражданнар оборонасы идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимерханов
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта, кыш фасылы булуга карамастан, көннәр шактый җылы, шуңа күрә зур сулыклар өслегендәге бозга ышанырга ярамый. Кичә, 27 декабрь көнне, 6.35 сәгатьтә Казан шәһәре гражданнар оборонасы идарәсенә Победилово – Отары бистәләре турысында Идел елгасы боз катламы астына «Ямаха» маркалы тирән карда йөрү техникасы (снегоход) төшеп китүе турында хәбәр алынды, дип белдерде бүген Казан шәһәре җитәкчелеге киңәшмәсендә әлеге идарә башлыгы Фердинанд Тимерханов.
Гражданнар оборонасы идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, транспорт боз астына китсә дә, аның белән идарә иткән 1962 елгы Николай Андреев боз өстендә кала алган. Мәгълүмат Кече суднолар дәүләт инспекциясенә җиткерелгәннән соң, сәгать 7.35тә Казаннан һава мендәрендә хәрәкәт итә торган судно һәлакәт булган урынга юл тоткан, нәтиҗәдә, 8.10 сәгатьтә әлеге ир-егет, җылыту өчен, инспекция үзәгенә китерелгән.
Һәлакәткә юлыккан Н.Андреев исә «Татар-информ» хәбәрчесенә түбәндәгеләрне сөйләде.
Үлемнән бер адым калгач, ярдәм кирәклеге турында ул кесә телефоны аша җәмәгатенә хәбәр иткән, коткаручылар исә оператив рәвештә ярдәм күрсәтә алган. «Мин аларның һәммәсенә дә бик рәхмәтле, хәзер хәлем әйбәт. Инде менә «Ямаха»мны боз астыннан чыгарырга тырышалар, эш кайный», - дип белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз