Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Идел» башкорт һәм татар җыры халыкара фестиваленә гаризалар кабул итү озайтылды
XIII «Идел» башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсы 22 ноябрьдә уза. Гала-концерт һәм фестиваль-конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы III конкурс турыннан соң икенче көнне Уфа шәһәре «Башкортстан» дәүләт концерт залында үтәчәк. Конкурска гаризалар кабул итү 31 октябрьгә кадәр озайтылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
«Идел» башкорт һәм татар җыры халыкара фестиваль-конкурсы Милләтара татулыкны ныгыту елы дип игълан ителгән 2011 елда оештырылды. Конкурс Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Матбугат һәм ММЧ агентлыгы, Уфа шәһәре администрациясе ярдәме белән ел саен үткәрелә. 2014 елда фестиваль коммерцияле булмаган фонд формасын кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз