news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел» башкорт һәм татар җырлары фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

Чараның төп максаты - профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен үстерү һәм Башкортстан белән Татарстанның мәдәни хезмәттәшлеген үстерү.

(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). 16-17 ноябрьдә Уфада, «Башкортостан» дәүләт концерт залында «Идел» башкорт һәм татар җырлары фестиваль-бәйгесе узачак. Бәйгене мәдәнияткә ярдәм итү һәм үстерү буенча «ИДЕЛ» коммерцияле булмаган фонды гамәлгә куя. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Чараның төп максаты - профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен үстерү һәм Башкортстан белән Татарстанның мәдәни хезмәттәшлеген үстерү.

Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм башка илләрдән урта махсус уку йортларының һәм югары уку йортларының иҗат бүлекләрен тәмамлаучылар һәм студентлар, шулай ук вокал һәм вокал-уен кораллары ансамбльләре катнаша ала. Алар башкорт һәм татар телләрендә җырларга тиеш. Яшәү урыны һәм гражданлыгына карамастан 16 яшьтән алып 35 яшькәчә егет-кызлар (балалар номинацияләрендә 7-15 яшьлекләр) катнаша ала.

Фестиваль-бәйгедә башкорт халык җырлары яки татар халык җырлары, эстрада җыры, башкорт яки татар профессиональ композиторының академик җыры номинацияләре булачак.

Конурста катнашу өчен гаризаларны 6 ноябрьгә кадәр idelfestival@gmail.com. электрон почтасына җибәрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100