news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Идел аша Аракчино–Югары Ослан һәм Яшел Үзән–Карамалы Тау боз кичүләре ябылды

Көндез җылы булу сәбәпле, кичүләрдә боз катламы җимерелә башлаган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда Идел аша Аракчино–Югары Ослан һәм Яшел Үзән–Карамалы Тау маршруты буенча боз кичүләре ябылды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, көндез уңай температура урнашу сәбәпле, кичүләрдә боз катламы җимерелүе һәм колея ясалу ачыкланган.

Башка кичүләрнең эше алданрак туктатылды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot