Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Идел-Арт-2014” II төбәкара күргәзмәсе эшли башлый
Анда яңа сәнгать әсәрләрен күрергә мөмкин
(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”). 24 сентябрь көнне ТР “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында “Идел-Арт-2014” дип аталган II төбәкара академия күргәзмәсе эшли башлый. Исеменнән үк күренгәнчә, анда Идел буе сәнгатьчеләренең эшләре урын алачак.
“Идел-Арт” күргәзмәсе рәссамнарга кешене, кешелекне борчыган, бүгенге көн турында үз фикерен әйтергә, күрсәтергә теләгән иҗатчылар өчен менә дигән мәйданчык! Күргәзмәнең тагын бер үзенчәлеге — андагы рәсемнәрнең яңа, ягъни 1-2 ел элек кенә иҗат ителүендә (бу — күргәзмәгә эләгүнең төп шарты булып тора) .
Күргәзмәдә рәсем һәм сынлы сәнгать, скульптура, декоратив кулланма сәнгать һ.б. юнәлештәге әсәрләрне күрергә мөмкин, дип "Татар-информ" аша хәбәр итә аны оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз