news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Җидегән чишмә» берләшмәсе Рүзәл Мөхәммәтшин иҗатына багышланган кичә уздыра

20 февральдә 18.30 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. Ул шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланачак. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Легендар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары – республиканың танылган әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.

Шагыйрь үзе һәм үзенең күпкырлы әдәби эшчәнлеге турында сөйләячәк. Шулай ук кичәдә шәһәребез җитәкчеләре, Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатташ дуслары шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, җырчылар катнаша, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot