news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җидегән чишмә» берләшмәсе быел беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрде

«Җидегән чишмә» берләшмәсе быел беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрде
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Түбән Кама татар дәүләт театры канаты астына кергән легендар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе быелгы беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрде.

Өч сәгать барган «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә дәвамында Рүзәл Мөхәммәтшин алып баручыларның сорауларына җавап бирде, үзе һәм аның Казаннан килгән каләмдәшләре шигырьләр укыдылар.

Кичәдә Тукай премиясе лауреатлары Газинур Морат, Ләбиб Лерон, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатташ дуслары - шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, журналистлар Рүзилә Мөхәммәтова, Дания Нәгыйм, җырчылар Марат Фәйрушин, Руслан Хәсәнов, шагыйрьнең Кукмарадан килгән якташлары, театр артистлары катнашты. Рүзәл Мөхәммәтшинның улы Идел сәхнәдән шигырь укыды.

  • Легендар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары – республикабызның иң танылган, иң затлы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100