news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Идегәй» дастаны «Баш ию булмый» дигән сүзләр белән тәмамланды

«Идегәй» дастаны «Баш ию булмый» дигән сүзләр белән тәмамланды

Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны тәмамлангач Идегәйне уйнаган Илнур Гарифуллин да, башка артистлар да баш имәде. «Баш ию булмый» дигән сүзләр сәхнә өстендәге титрлар экранына язылган иде.

«Идегәй баш имәгән. Баш имибез», дип аңлатты Туфан Имаметдинов әлеге титрларны.

Спектакльне карарга ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде.

Дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов куйган. Инсценировкасын да Нәкый Исәнбәт эшкәрткән дастанга нигезләнеп Туфан үзе язган. Биюләрен Марсель Нуриев куйган. Композитор - Фәрһад Бәхтияри.

Сәхнә әсәренең консультанты – тарихчы галим Дамир Исхаков.

Спектакльне карарга килгән татар зыялылары, тәмамлангач, сәхнәләштерелгән дастан турында фикер әйтергә ашыкмады. Нигездә «Әсәрнең сәхнәгә кайтуы яхшы», дигән фикер әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot