Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Җидегән чишмә” берләшмәсе Түбән Кама татар дәүләт драма театрын кунакка чакыра
Театраль кичә 20 декабрьдә Түбән Каманың халык иҗат йортында үтәчәк.
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Түбән Кама шәһәренең данлыклы “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе чираттагы әдәби-музыкаль кичәсен Түбән Кама татар дәүләт драма театрына багышлый. Бу хакта театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев хәбәр итә.
Кичә Россиядә театр елына багышлана. Ул “Беркем дә каршы торалмый сәхнә әйләнешенә” дип атала. Кичәдә Туфан Миңнуллин исемен йөрткән драма театрының җитәкчесе Рөстәм Галиев һәм артистлары катнаша.
Театраль кичә 20 декабрьдә Түбән Каманың халык иҗат йортында үтәчәк. Башлана 18.30
“Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмәсе сиксәненче еллардан бирле эшләп килә. Аның сәхнәсендә заманында Сибгат Хәким, Сара Садыйкова, Бакый Урманче, Наҗар Нәҗми кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләре кунак булган. Ул Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауераты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз