news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идеаль татар мәктәбе нинди булырга тиеш? – “Акыл фабрикасы” вариантлары

“Акыл фабрикасы”нда татар мәктәбенең идеаль моделе турында фикер алыштылар.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Идеаль татар мәктәбе нинди булырга тиеш - бүген “Акыл фабрикасы”ның “Татар мәктәбе үсешенә 100 идея” дәресендә шул темага фикер алыштылар. "Татар-информ" хәбәрчесе дә әлеге фикер алышуда катнашты.

“Акыл фабрикасы”нда татар мәктәпләренә кагылышлы берничә дистәдән артык идея яңгырады. Уртак фикергә килгәнче, “Акыл фабрикасы”ның спикерлары үзләренең идеаль татар мәктәбе концепциясен, киңәшләрен тәкъдим итте һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Беренче булып үз идеяләр белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов таныштырды. Ул дөньядагы милли телләрне укыту тәҗрибәсен өйрәнеп, татар мәктәбенең уңай якларын ачыклаган. 

Айрат Фәйзрахманов әйтүенчә, Европа Берлеге, Канада, Сингапур һәм Малайзия илләрендә милли мәктәп төшенчәсе юк. Бу илләрдә мәктәпләр төбәк, автономия, милли-территориаль җәмгыятьләр телендә белем бирүчеләргә бүленә. Мәсәлән, валлий, фламанд, каталон, баск, окситан телле мәктәпләр. Шулай ук төбәк телендә белем бирүче билингваль һәм полилингваль мәктәпләр дә эшләп килә.

Билингваль мәктәпләрдә белем бирүнең беренче этапларында дәресләр тулысынча милли азчылык телендә башкарыла. Алга таба күпчелек халыкның телен өйрәнү арта бара.

Айрат Фәйзрахманов татар теле мәктәпләренә укырга керүчеләрнең саны артсын өчен стимуллаштыру юлларын әйтеп китте.

1)Телләрнең статусын тигезләштерү; 
2)Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләренә төбәк телләре белән танышу өчен квалификацион имтиханнар системасын оештыру;
3)Телләргә икътисади бәя бирү, ул телне үзләштерергә стимуллаштыру, татар телле “продукт”лар чыгуын гамәлгә кую;
4)Билингваль мәктәпләрне тәмамлаучылардан тәрҗемәчеләр, дизайнерлар, яңа медиаконтент булдыручылар кластерын оештыру.

Айрат Фәйзрахманов Милли университет турында да сүз кузгатты. Исегезгә төшерәбез, узган атнада булган “Акыл фабрикасы”ның секциясендә нәкъ менә Милли университет турында сүз барды. Анда катнашкан галимнәр уртак бер фикергә килеп, Милли университет концепциясен сайладылар. Концепция дәүләт органнарына тәкъдим ителәчәк.

“Акыл фабрикасы”ның төп спикеры - социолингвист, Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнгән Эктор Алос-и-Фонт үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Төбәк телләрне өйрәнү проблемасы һәр илдә төрлечә. Мин үзем дә социолингвист кына, укытучы түгелмен. Татарстанда, Башкортстанда, Чувашиядә булган проблема бөтен дөньяда да бар”, - диде галим.

Эктор Алос-и-Фонт фикеренчә, ике телдә дә белем алган бала имтиханнарны яхшырак бирә. Фикерен дәлилләп, галим, баск телен мисалга китерде. “1983 елда 3 модель тәкъдим ителгән иде: испан телендә генә укытуны -78%; испан һәм баск телләрен тигез дәрәҗәдә укытуны – 8%, ә баск телендә укытуны – 14% кеше сайлады. Нәтиҗәләр буенча басклар телен укымаган бала имтиханнарны начаррак белә булып чыкты. Ул мәгълүмат әти-әниләргә җиткерелде. 2015 елгы нәтиҗәләр буенча испан телендә 19,1%, испан һәм баск телендә 17,8 %, ә баск телендә 63,1% бала белем ала булып чыкты. Монда чит илдән күченүчеләр дә баск телен сайлаган була. Әммә яшьләр үзара испан телендә аралаша”, - дип сөйләде социолог Эктор Алос-и-Фонт.

Казан шәһәренең 4 гимназия-интернат укытучысы Искәндәр Нәбиуллин мәктәпләрдә укыту трендлары һәм аларның киләчәктә ничек үзгәрәчәге турында сөйләде. Искәндәр фикеренчә, фәннәр арасында чикләр югалачак. Мисал итеп ул Финляндия тәҗрибәсен күрсәтте. Мәсәлән, дәрестә һава торышын социология, биология ягыннан анализлыйлар, ягъни укучылар фәннәрне берләштереп укый.

Шулай ук, укыту формасы үзгәрәчәк. Монда ул ата-аналарның онлайн ресурслар кулланып өйдә укытуга күчүен әйтте һәм киләчәктә мәктәп кирәк булачакмы дигән сорау куйды. Ул чит илләрдә онлайн класслар, мәктәпләр булуын мисалга китерде. Шулай ук БДИга әзерләнүдә дә видеоресурслар булуы һәм репетиторлар кирәкмәгәнен әйтте. Укытучы үзе мәктәпләрне киләчәктә калачак, әмма ул формасын үзгәртәчәк дип саный.

Мәктәптә креатив пространство булдыру белән Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина таныштырачак. Аның фикеренчә, креатив пространство өчен зур финанслау кирәкми. Бу эшкә диплом һәм курс эшләре язучы студентларны да җәлеп итеп булачак.

Милли мәктәпләрдә эшләү тәҗрибәсе булган Павел Шмаков алдынгы сәләтләрен күрсәткән балалар өчен “СОлНЦе” интернат-мәктәбе үрнәген тәкъдим итте.

“Минем мәктәптәге укытучылар – ирекле. Мине Финляндиядә алдынгы укыту системасы түгел, ә балаларның елмаюы таң калдыра. Бездә дә андый мәктәпләр бар. Бала берәр нәрсә белән шөгыльләнергә тиеш. Аның янында ярдәм итә алырлык кеше булса, бала уңышка ирешә ала. Баланы яратмаган шөгыле белән шөгыльләндерергә ярамый. Моны әти-әни яклап чыгарга тиеш, әмма, гадәттә, аларның моңа вакыты юк. Безнең мәктәпкә керү имтиханнары авыр, әмма үтә алмаслык түгел. Бала чын күңеленнән теләгән очракта мәктәпкә үтә ала. Бездә хәзер 157 кеше укый. Без аларга ышанабыз һәм ярдәм итәбез. Бу очракта аның барысы да барып чыгачак”, - диде директор.

Павел Шмаков татар теле вазгыяте турында да әйтеп китте. Соңгы арада “СОлНЦе” директоры игътибар үзәгендә булды.

“Минем мәктәптә 5 дәрес татар теле укытыла һәм ул озак еллар шулай булачак. Соңгы арада социаль челтәрләрдә 150 яңа дус өстәлде. Араларында татарлар да, руслар да бар. Алар сез татарларны яклыйсыз дип түгел, ә сез дөреслек яклы икәнсез дип әйтә”, - диде ул.

КНИТУ-КАИ ның инженер лицееның татар теле укытучысы Илзам Хаҗиев укучыларны classbojo.com сайты ярдәмендә фәнгә кызыксыну уятып булу хакында сөйләде. Илзам үз укучыларын бу сайт аша өстәмә баллар куя. Һәр 50 балл 5 ле билгесе булып журналга төшә. Балларны өй эшен эшләүгә, киенүгә, тәртипкә карап куеп була. Укучы үзен тиешле дәрәҗәдә тотмый икән, баллар алына.

Спикерлар чыгышларын тәмамлаганнан соң, “Ми давылы” башланды. Бу – 5 сәгать дәвамында тупланган мәгълүматны эшкәртеп, иң яхшысын сайлап алу. Бу очракта – татар теленең идеаль моделен сайлау.

“Акыл фабрикасы” катнашучылары барлыгы 5 мәктәп модель буенча фикер алыштылар:

-Сәләтле/кызыксынучан балалар өчен аз комплектлы мәктәпләр. “СОлНЦе”, “Интеллектуал” мәктәбе тибында;
-Камил инфраструктура, өстәмә белем һәм балалар бакчасы булган зур белем бирү үзәге;
-Бер канат астында берничә тар профильле мәктәпләр;
-Чит телләрне – шәрык һәм романо-герман теләрне тирәнтен өйрәнгән полилингваль мәктәпләр.
-Халыкара шәхси мәктәпләр. Мәсәлән, фин-татар мәктәбе.

Катнашучылар командаларга бүленеп, үзләренә ошаган модельне якладылар. “Акыл фабрикасы” оештыручылары уртак бер модельне сайлаячак.

Катнашучыларга 10 сәгатьлек (18, 25 ноябрь көннәре) “Татарча мәгариф: яңа караш” курсын узган өчен сертификат бирелде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100