news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиде яшькә кадәрге балалар хәзер электричкаларда бушлай йөри ала

Җиде яшькә кадәрге балалар өчен шәһәр яны электр поездларында йөрү бушлай булачак, тиешле закон бүгенге көннән үз көченә керә. Федераль норма барлык төбәкләрдә дә эшли, дип хәбәр итте РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин.

Ташламаны алу өчен баланың туу турындагы таныклыгын күрсәтергә кирәк.

Володин искәртеп узганча, закон кабул ителгәнче Россиянең 48 субъектында гына биш яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны йөртү өчен өлешчә түләү каралган иде. Аларга гамәлдәге тарифның 50 процентыннан 75 процентына кадәр ташлама бирелгән.

Җиде яшькә кадәрге балаларны электричкаларда бушлай йөртү турындагы документны элегрәк РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100