news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиде яшьлек татар малае Максим Галкин тамашасында осталыгын күрсәтте

Ранил батутта сикерә, янгын сүндерүче булырга, Айга очарга һәм чит планета кешеләре белән танышырга хыяллана.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). Кичә Беренче каналда Максим Галкинның “Лучше всех" тамашасында Чаллыдан килгән җиде яшьлек Ранил Заһриев чыгыш ясады.

Ранил батутта сикерү белән шөгыльләнә. Ул осталыгын тамашаны алып баручы Максим Галкинга күрсәтте. Ранилне хуплап, тапшыруга батутта сикерү буенча Олимпиада чемпионы Александр Москаленко килгән.

Ранил янгын сүндерүче булырга хыяллануын, аларның өч көн ял итүе турында сөйләде. Шулай ук аның Айга очарга һәм чит планета кешеләре белән танышырга да теләге бар икән.

Искәртеп үтик, "Лучше всех" тамашасында Казаннан алты яшьлек математик Александр Мишагин катнашкан иде. Чыгышы вакытында ул, уйда гына  алты урынлы саннарны икегә тапкырлап, шаккаттырды. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot