news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиде укучысы 100 балл алган укытучы: Хезмәт, хезмәт һәм тагын бер тапкыр хезмәт

Чаллыдагы 30 нчы мәктәпнең химия укытучысы Ольга Калинкина 7 (!) 100 балл җыйган чыгарылыш укучысын әзерләгән. Ул 200 мең сумга якын премия алачак. Ул бу турыдагы фикерләре белән уртаклашкан.

Җиде укучысы 100 балл алган укытучы: Хезмәт, хезмәт һәм тагын бер тапкыр хезмәт
Фото: chelny-izvest.ru

«Хезмәт, хезмәт һәм тагын бер тапкыр хезмәт. Аларны 2 ел әзерләдем – 10 нчы сыйныфтан. Көн саен сыйныфта һәм өстәмә дәресләрдә, моңа өстәп, өйдә дә эшләдек.

Уртак тырышлык белән барысы да килеп чыкты. Балалар бик тырыш иде, яхшы тандем, мәхәббәт, дип әйтергә була. 3 ел рәттән миндә 99 балл җыйган егетләр булды, ә быел – иң югары балл.

Мин – элеккеге буын укытучысы, минем системам: такта, акбур һәм чүпрәк – язабыз, сөртәбез, кабатлыйбыз, өйрәнәбез. Гадәти хезмәт эшчәнлеге. Атнага алтышар сәгать дәресләр, барысына да өлгерә идек», – ди ул.

Чаллыда 100әр балл алган укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар турындагы язманы тулысынча «Интертат» сайтында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot