news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җиде көн эчендә Татарстанда төшерелгән фильмнар альманахы прокатка чыга

«Кино за 7 дней» проекты 2019 елда старт алган иде.

Җиде көн эчендә Татарстанда төшерелгән фильмнар альманахы прокатка чыга
Михаил Захаров

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 27 майда кинотеатрларга «Кино за 7 дней» альманахы чыга. Бу шул исемдәге халыкара проект кысаларында әзерләнгән кыска метражлы 10 фильмның җыелмасы.

«Проект кысаларында дөньяда танылган кинематографистлар безнең студентлар белән безнең җирлектә җиде көн эчендә фильм төшерделәр. Без бу проект нәтиҗәләрен кызыксынып көттек», — диде Юлия Әдһәмова прокат уңаеннан журналистлар белән очрашуда.

ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова видеомөрәҗәгатендә үзебезгә кадерле урыннарны башка яктан карау әһәмиятен билгеләп үтте.

«Бу безнең халыкара Kinolife компаниясе белән үткәрелгән беренче прокат. Ул Татарстанда да, Россия кинотеатрларында да булачак», — дип аңлатты Миләүшә Айтуганова.

Татарстан прокаты «Татаркино» аша барачак. Альманах 19 муниципаль кино мәйданчыгында һәм 10 кинотеатрда күрсәтеләчәк.

«Кино за 7 дней» проекты 2019 елда старт алган иде. Биредә Иран, Кытай, Монголия, Франция, Чехия, Германия, Греция, Швейцариядән булган профессиональ командалар җиде көн эчендә фильм төшерделәр.

«Кино за 7 дней» халыкара проектын Татарстан ягыннан оештыру 2019 елда «Время кино» оешмасына тапшырылган иде. Авторлык хокуклары оештыручыларга тапшырылу сәбәпле, аларга рәсмиләштерелгән. Хәзер авторлык хокуклары «Татаркино» га тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot