news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиде көн эчендә Татарстанда икмәк-күмәч эшләнмәләре 1,1 процентка кыйммәтләнде

Шул ук вакытта тавык 1,2 процентка арзанайган.

Җиде көн эчендә Татарстанда икмәк-күмәч эшләнмәләре 1,1 процентка кыйммәтләнде
Фото: архив/Владимир Васильев

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Александр Хевронин). 29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Татарстанда азык-төлек продуктларына, Татарстанстат бастырган мәгълүматлардан күренгәнчә, бәяләр арту күзәтелә.

Барыннан да күбрәк икмәк-күмәч эшләнмәләре кыйммәтләнгән - 1,1процентка. Икенче урында-җиләк - җимеш һәм яшелчә, алар узган атнада 0,98 процентка арткан. Бәяләр үсеше буенча өчлеккә шулай ук ярмалар һәм макарон әйберләре, шулай ук консервлар һәм туңдырылган балык та кергән – аларга бәяләр үсеше 0,68 процент булган.

Ит продукциясе, шул исәптән сыер, дуңгыз ите, сарык ите һәм казылык узган атнада уртача 0,3 процентка кыйммәтләнде. Шул ук вакытта тавык 1,2 процентка арзанайган.

Сөт-катык продукциясе бер атна эчендә 0,5 процентка артты. Тавык йомыркасы - 1,46, чәй һәм баллы продукция 0,37процентка кыйммәтләнде.

29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр иң аз үзгәргән бәяләр шикәр һәм тозга - 0,1 процентка һәм шулай ук алкогольле продукция 0,2 процентка кыйммәтләнгән.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100