news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиде ел эчендә Татарстанда 2 мең км тирәсе автомобиль юллары төзелгән

Шул ук вакыт эчендә Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). 2010–2017 елларда Татарстан Республикасында 2 мең километрга якын автомобиль юллары һәм 33 күпер төзелгән. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Моннан тыш, шул ук вакытта Татарстанда 3 мең километрдан артык юл һәм 76 күпер төзекләндерелгән.

Юл инфраструктурасын үстерү буенча эшләр 58 меңнән артык кеше яшәгән Татарстанның 400 торак пунктында алып барылган. 138 торак пунктның юлларын ремонтлауга акчалар федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Барлыгы авыл торак пунктларының юл-урам челтәрендә төзекләндерү 2,4 мең километр тирәсе юлда башкарылган.

Шулай ук 2010 елдан башлап 388 терлекчелек фермасына илтә торган юллар төзелгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100