Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җиде буын нәселеңне бел: Омскида җирле себер татарлары җыены узды
Татар авыллары арасында киң таралган Чумаровлар фамилиясен йөрткән нәсел җепләрен тикшерделәр.
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Омски шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләп килүче «Ак калфак» оешмасы үзләренең чираттагы зур эшләрен башкарып чыкты. Шәһәрнең үзәк китапханәсендә җирле себер татарлары җыены булып узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Җыенда, «Ак калфак» оештыруы буенча, Рауза Рәүф кызы Хисамутдинова-Максимова еллар буена, нәселдән нәселгә, гаиләдән гаиләгә тапшырылып килгән, Омск өлкәсенең Большеречье районына беркетелгән татар авыллары арасында киң таралган Чумаровлар фамилиясен йөрткән нәсел җепләрен ачыклый алды.
Себер татарларын өйрәнү, аларны барлау буенча эшләп килгән галимнәр Н. А.Томилов һәм С. Н.Корусенко ярдәмендә эшләнгән бу зур хезмәтне бүген халык хөкүменә алып чыгарга җөрьәт итте.
Моннан берничә ел элек Омски өлкә татарлары Шиховлар фамилиясен йөртүче Шәйехләр нәселенең чыгышын һәм кайсы елларда барлыкка килүе турында шундый ук зур хезмәт нәтиҗәсе белән таныша алганнар иде. Иң киң таралаган Шиховлар, Чумаровлар үзләренең җиде буын нәсел җепләрен ялгый алдылар.
Чиратта шулай ук киң таралган Миргалиевлар фамилиясен йөртүче Мергали нәселе үзләренең шәҗәрәләрен тергезергә күп көч куялар, Рачапов фамилиясен йөртүче Рәчәп нәселе дә бу эшкә тотынырга әзер икәнлекләрен белдерделәр.
Бу җыенны оештыручы «Ак калфак» ханымнары килгән кунаклар алдында чыгыш ясады — туганлык турында шигырьләр укылды, татар халык җырлары башкарылды.
Розалия ханым Сайганова быел буласы кеше саны алу елы икәнлеге турында искәртте. Һәр халык үз телен, үз гореф-гадәтен күз карасы кебек сакларга тиеш икәнлеген; шул ук вакытта мин мишәр татары, мин башкорт татары, мин себер татары дип бүленергә түгел, киресенчә, — бер булып, берәгәйле булып татар икәнлегебезне белдерергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз