news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җиде айда Татарстанда сальмонеллез белән авыру очраклары 30 процентка диярлек арткан

Татарстанда быел сальмонелла йоктыруның 260 очрагы теркәлгән.

«Республикада 2022 елның җиде аенда сальмонеллез белән авыручыларның 28,8 процентка артуы күзәтелә», дип сөйләделәр Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә.

Пациентларның күпчелеге бу бактерияләрне тавык ите яки йомырка ашаганда йоктырган.

Табиб-инфекционист, Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе бүлеге мөдире Гөлнара Шәрифуллина агентлыкка сальмонеллезның беренче симптомнары хәлсезлек, температура, косу, эч авыртуы һәм диарея булуын әйтте.

Ашаганнан соң беренче симптомнар барлыкка килгәнче, алты сәгатьтән өч көнгә кадәр вакыт узарга мөмкин, вакыт азык-төлек белән бергә кергән сальмонелла күләменнән һәм аларның агрессивлыгына бәйле.

«Балаларда чир өлкәннәргә караганда авыррак уза. Алар косу һәм диарея аркасында сыеклыкны тизрәк югалта», - дип сөйләде табиб.

Табиб татарстанлыларга куркыныч продуктларны термик рәвештә эшкәртергә киңәш итте, чөнки югары температура сальмонелланы үтерә. Кафе һәм рестораннарда чи йомыркасыз ризык сайларга киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100