news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идарәче компанияләр фатир хуҗаларыннан башка гына тарифларны арттыру хокукы өчен көрәшә

РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы идарәче компанияләргә фатир хуҗалары белән килештермичә генә йортка хезмәт күрсәткән һәм ремонт өчен тарифларны арттырырга рөхсәт итәргә мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Идарәче компанияләр килешүдә индексация мөмкинлеге күрсәтелгән очракта моңа рөхсәт алачак.

Сәүдә-сәнәгать палатасы шундый инициатива белән чыккан. Министрлыкта шул хактагы төзәтмәләрне карыйлар.

Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре билгеләп үткәнчә, милекчеләр тарифларны 8-10 ел буе күтәрергә ирек бирми. Шуның аркасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе тиешенчә финансланмый.

Сәүдә-сәнәгать палатасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшкуарлык комитеты рәисе Андрей Широков ачыклык керткәнчә, РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертергә кирәк. Аның сүзләренчә, идарәче компанияләрнең тарифларны ел саен инфляция күләмендә арттыру хокукына ия булуын билгеләргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100