news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Идарәче компанияләр коммуналь хезмәтләр өчен акча җыймаячак

Идарәче компанияләр йортны карап тоту һәм ремонт эшләре өчен генә акча җыя алачак.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр ресурс белән тәэмин итү оешмаларына электр, су һәм җылылык өчен турыдан-туры килешүләр нигезендә түләячәк. Шул хактагы закон проекты икенче укылышка әзерләнгән, дип яза «Известия».

Хәзерге вакытта фатир милекчеләре коммуналь хезмәтләр өчен идарәче компанияләр аша түли.  Бу компанияләр җыелган акчаларны ресурс белән тәэмин итү оешмаларына күчерә. Закон проекты нигезендә, идарәче компанияләр йортны карап тоту һәм ремонт эшләре өчен генә акча җыю хокукына ия булачак.

Фатир милекчеләре һәм ресурс белән тәэмин итү оешмалары арасында турыдан-туры килешү гражданнар җыелышта яңа тәртипне яклап тавыш биргән очракта гына төзеләчәк. Килешү өч ай дәвамында төзелергә тиеш.

Әлеге яңалык нигезендә идарәче компанияләр гражданнар һәм ресурс белән тәэмин итү оешмалары арасында арадашчы статусын югалтачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100