news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ICL һәм Microsoft «Татнефть» белгечләре өчен семинар үткәрде

ICL һәм Microsoft «Татнефть» белгечләре өчен семинар үткәрде

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең IT бүлекләре белгечләре кичә “ICL-КПО ВС” һәм Microsoft компанияләре тарафыннан оештырылган «Microsoft һәм Symantec карарларын кулланып сакчыл идарә ителүче мәгълүмат системасын төзү” дигән семинарда катнашты.

Семинарда корпоратив челтәрләрнең нәтиҗәле эшләве, эш станцияләре белән идарә итүче ярдәмче системалар һәм проактив мониторинг төзү мәсьәләләре тикшерелде. Семинарда катнашучылар предприятиеләрдә сервер һәм станцияләрне Symantec программалы тәэмин итү базасында вируслардан саклау системасын тормышка ашыру методикасы, Microsoft Systems Management базасында эш станцияләре белән идарә итү буенча карарлар һәм Microsoft Operations Manager 2005 базасында серверның торышы мониторингы буенча карарлар белән танышты. ICL-КПО ВС компаниясе белгечләре Microsoft Systems Management Server 2003 һәм Microsoft Operations Manager 2005 системаларының мөмкинлекләрен гамәлдә күрсәттеләр.

Microsoft компаниясе вәкиле Microsoft Exchange Server 2003 базасында почта системасын кертүнең уңай яклары һәм әлеге системаның саклану өлкәсендәге мөмкинлекләре хакында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100