Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һичшиксез, Шартнамәнең вакыты озайтылырга тиеш - Ринат Закиров
Соңгы егерме биш ел эчендә Татарстан, автономия кысаларыннан чыгып, тотрыклы дәүләтләрнең берсенә әйләнде, - диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе.
(Казан, 3 август, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съезды пленар утырышында ясаган чыгышында конгрессның Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасындагы Шартнамәнең гамәлдә булуы озайтылырга тиеш, дип әйтте.
“Язмыш татарны һәрдаим сынап тора. Халкыбызга бер заманда да җиңел булмаган. Соңгы егерме биш ел эчендә Татарстан, автономия кысаларыннан чыгып, тотрыклы дәүләтләрнең берсенә әйләнде. Безнең дәүләтчелек бүген Татарстан белән Россия конституцияләренә, законнарга, Россия федерациясе дәүләт һәм хакимият органнары арасындагы вазифалар һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәгә нигезләнгән. Бу татар халкына ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирде", - дип билгеләп үтте Ринат Закиров.
Конгресс рәисе федератив дәүләт төзелешендә уникаль саналган бу документ нигезендә республикада 73 милләт вәкилләре берләшүен әйтте. "Без 25 ел эчендә үрнәк Татарстан моделен төзүгә ирештек", - диде Закиров. Шул нисбәттән, ул Шартнамә срогы озайтылырга тиеш, дигән фикер белдерде һәм бу уңайдан Татарстан дәүләт советы депутатларының Россия Президенты Владимир Путинга кабул ителгән мөрәҗәгатен искә алды.
"Һичшиксез, Шартнамәнең гамәлдәге вакыты озайтылырга тиеш", - диде Ринат Закиров һәм корылтай делегатлары тарафыннан бу мөрәҗәгатьнең якланачагына өметен белдерде.
Съезд делегатлары Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең бу сүзләрен алкышлап кабул итте.
- Искәртеп үтик, 11 июль көнне Дәүләт Советының 30 нчы утырышында парламент вәкилләре Россия Президенты Владимир Путинга юлланылачак мөрәҗәгатьне тыңлады. Аны депутатларга хезмәттәшләре Николай Рыбушкин тәкъдим итте. Сессиядә катнашкан депутатларның барысы да мөрәҗәгатьне бертавыштан кабул итте. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә, журналистлар белән очрашу барышында, мөрәҗәгатьне имзалап, ил башлыгына юлларга вәгъдә бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз