news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ИБШО Административ советы генераль сәркатибенә ТДГПУның мактаулы профессоры исеме бирелде
Университетта узган очрашу кысаларында, ИБШО белән уку йорты арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советы генераль сәркатибе Омар Абдулла Кади җитәкчелегендәге делегация бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында булды. Уку йортының ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов аларны университетның татар теле һәм әдәбияты, Гарәп, төрек теле мәдәниятләре, Иранны өйрәнү үзәкләре һәм университет музее белән таныштырды. Очрашуның икенче өлеше уку йортының актлар залында узды. Р.Җамалетдинов кунакларга гуманитар-педагогика университетының бай тарихы, бүгенгесе турында мәгълүмат бирде һәм киләчәккә планнар белән таныштырып, көз аенда биредә “Россиядә һәм чит илләрдә мөселман мәгарифе” дигән темага фәнни-гамәли конференция узачагы белән уртаклашып, аларны әлеге чарада катнашырга чакырды.
Үзенең чыгышында Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советы генераль сәркатибе Омар Абдулла Кади үзләрен бирегә чакырулары өчен рәхмәт белдереп, бу очрашу киләчәктә хезмәттәшлеккә күпер ролен үтәсен иде дип: “Административ советның уку йорты белән дә багланышларын ныгыту йөзеннән барысын да эшләргә әзербез”, - ди ул. Ул шулай ук күпмилләтле, төрле конфессияләр вәкилләрен үзенә туплаган Татарстанның толерантлык өлкәсендә үрнәк булуына да басым ясады.
Чыгышлардан соң делегатлар студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетындагы очрашу кысаларында уку йорты белән Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы арасында фәнни һәм белем бирү юнәлешендә килешү төзелде.
Билгеле булганча, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты күп кенә чит ил югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. Һәм университетның шәрәфле әгъзасы — профессор дигән мактаулы исемнәр дә уку йорты җитәкчелеге карары белән, халыкара багланышларны үстерүгә өлеш керткән галимнәргә бирелә килә. Бүген әлеге исемлеккә Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советы генераль сәркатибе Омар Абдулла Кади да өстәлде.
Очрашуның соңында, бай тарихка ия уку йорты истәлеге буларак, уку йорты исеменнән кунакларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot