news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ибраһим Вәлиуллов ирекле көрәш буенча дөнья беренчелегендә бронза призеры булды

Ульяновск көрәшчесе Ибраһим Вәлиуллов ирекле көрәш буенча дөнья беренчелегендә бронза призеры булды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы яза.

Дөнья беренчелеге Грециянең Афины каласында узды. Ибраһим 45 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә үзен сынады.

Фото: © Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы

1/8 финалында Ибраһим Азәрбайҗан көрәшчесе Сәдиг Исмаиловны җиңде. Ә 1/4 финалында татар малае Грузиядән килгән көндәше Саба Миндиашвилидан көчлерәк булып чыкты һәм 10:0 исәбе белән җиңүче булды. Ярымфиналда Ульяновск көрәшчесе 6:2 исәбе белән Америка Кушма Штатлары спортчысы Кееган Бассетка оттырды. Бронза өчен бил алышуда Ибраһим 9:2 исәбе белән Казахстаннан көндәше Бәкдәүләт Агабәкне җиңде.

«Дөнья беренчелегендә мин Туган илем Россиянең һәм туган ягым Ульяновск өлкәсенең данын якладым»,- ди Ибраһим Вәлиуллов.

news_right_1
news_right_2
news_bot