news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” яңа китап булып чыкты

Роман тоталитар режим сәясәте, концлагерьларда һәлак ителгән миллионлаган репрессия корбаннарының язмышы турында сөйли.

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Гафурова). Октябрь аенда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Салаховның автобиографик “Колыма хикәяләре” роман-хроникасы яңа китап булып сатуга чыкты. Роман тоталитар режим сәясәте, концлагерьларда һәлак ителгән миллионлаган репрессия корбаннарының язмышы турында сөйли.

Автор үз әсәрен “Фаҗига” дип атаган. Әлеге роман-хроника 17 хикәядән тора. Романда Ибраһим Салахов, үз язмышы турында сөйләү белән бергә, татар халкының һәм аның аерым шәхесләренең язмышын тасвирлый.

“Колыма хикәяләре” турында Татарстан Респуликасының халык язучысы Аяз Гыйләҗев болай язган: “Бу китап сез моңарчы укыганнарның берсенә дә охшамаган. Ибраһим Салахов шактый гомерен шушы әсәрне язуга багышлаган... Әсәр формасы белән дә, эчтәлеге белән дә моңарчы без белгән әдәби калыпларга сыймый, аңа үзгә бәя, яңа үлчәү кирәк”. 

Китапны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100