news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ибраһим Сәлаховның "Тайгак кичү" романы казах теленә тәрҗемә ителде

Язучының "Тайгак кичү" ("Колыма хикәяләре") романы татар әдәбиятында шәхес культы чорын ачыктан-ачык сурәтләгән беренче әсәр булып санала.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Танылган казах язучысы Ибраһим Сәлаховның "Тайгак кичү" романы казах теленә тәрҗемә ителде. Бу хакта Акмола өлкәсенең Татар һәм башкорт берләшмәсе җитәкчесе Рафаил Сулькарнаев хәбәр итте. 

Астанада Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы конференциясе барышында, Сулькарнаев беренче үрнәк басма чыкты дип хәбәр итте. Хәзерге вакытта әлеге идеяне күтәреп чыгучылар тулы тиражны бастырып чыгару өчен спонсорлар эзли. 

Ибраһим Сәлахов (1911-1998) - "Парасат" (Казахстан) ордены кавалеры, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Күкшәтау шәһәренең мактаулы гражданины. 

И. Сәлаховның "Тайгак кичү" романы татар әдәбиятында шәхес культы чорын "ачык текст" белән сурәтләгән беренче әсәр булып санала. 1991 елда "Тайгак кичү" ("Черная Колыма") әсәре рус теленә тәрҗемә ителде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot