Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ибраһим Галимов истәлегенә бөтенроссия турнирында Лаеш көрәшчеләре җиңде
100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Наил Зәйнуллин, 100 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Алексей Журавлев җиңгән.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ", "Кама ягы" ). Татарстанның Менделеевск шәһәрендә атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Ибраһим Галимов истәлегенә билбау көрәше буенча бөтенроссия турнирында Лаеш спортчылары җиңү яулаган. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.
10-13 октябрьдә узган турнирда Лаеш районы спортчылары ике авырлык категориясендә җиңгән.
"Классик стильдә 100 килограммга кадәр авырлык категориясендә Наил Зәйнуллин чемпион булды. Ә 100 килограммнан югарырак авырлык категориясендә Алексей Журавлевка тиңнәр булмады. Көрәшчеләрнең тренеры – Рәмис Илһамов", диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз