news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Ибраһим әфәнде” премьерасы Казан ТЮЗында күрсәтелә

Әлеге пьесаны Камал театры режиссеры һәм драматургы Илгиз Зәйниев куя.

(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). 20, 21, 22 октябрь көннәрендә Казан дәүләт яшь тамашачы театрында “Ибраһим әфәнде” премьерасы була. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эрик-Эммануил Шмиттның “Ибраһим әфәнде һәм Коръән чәчәкләре” популяр пьесасын режиссер Илгиз Зәйниев куйды.

Әлеге спектакль – Казан дәүләт яшь тамашачы театрында Илгиз Зәйниевнең беренче тамашасы. Театрга ул баш режиссер чакыруы буенча килгән.  Туфан Имаметдинов “Татар-информ” корреспондентына әйтүенчә, театр өчен зур табыш булган ул. “Аңарда дөньяны этник яктан күрү сәләте бар. Ул төрле характерда була, бу шулай ук аның өстенлеге. Фәрит Рәфкатович курсларда яхшы укыткан аны, ул дөнья драматургиясен дә, татар драматургиясен дә бик яхшы белә”, – ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100