news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ибн Фадлан» режиссеры: Фильмда мөфтинең төшүе өстәмә тамашачы китерә ала

«Ибн Фадлан» режиссеры: Фильмда мөфтинең төшүе өстәмә тамашачы китерә ала
Рузилә Мөхәммәтова

«Ибн Фадлан» фильмында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның төшүе өстәмә тамашачы китерәчәк дип саный кинокартинаның режиссерлары.

Тамашачы «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмның Болгар ханы сараенда төшерелгән бер өлешендә Алмыш хан якыннары арасында Камил хәзрәтне танып алды.

«Кеше тарих өчен җан атып тора һәм аның катнашуы тарихыбызның кинода күрсәтелгән чорына игътибарны арттыра икән, бу безнең проектка зур плюс», диде кинорежиссер Айназ Мөхәммәтҗанов.

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмның «Хозур» нәшрияты инициативасы белән, «Россия- Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме ярдәме белән Ибн Фадланның көндәлекләре нигезендә төшерелде. Фильмның режиссерлары Айназ Мөхәммәтҗанов һәм Рәмис Нәҗмиев.

Әлеге фильм Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш фильмы булды. Кичә ул тамашачы соравы буенча тагын өч тулы залда күрсәтелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100