news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ибн Фадлан» фильмына Казан кинофестиваленең махсус призы бирелде

"Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмына Казан кинофестиваленең махсус призы бирелде. «Вакыйганың тарихи әһәмиятен чагылдыру өчен» дип аталган дипломны кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова фильмның төп режиссеры Айназ Мөхәммәтҗановка тапшырды.
«Ниһаять, Болгар җилләре исте. Иң мөһиме - тамашачы фильмны тулы заллар белән карады. Бер тамашачының «Мин кайткач Коръән укыячакмын» дигән сүзләре минем өчен иң кадерле сүзләр булды», диде ул.

  • "Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы кинофестивальнең ачылыш фильмы булды. Тамашачы соравы буенча фильм өстәмә өч залда күрсәтелде.
  • «Пирамида» залында Казан халыкара мөселман кинофестивале ябылу тантанасы бара.
news_right_1
news_right_2
news_bot