news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ибн Фадлан» фильмы кинофестивальнең өстәмә өч залында күрсәтелде

«Ибн Фадлан» фильмы кинофестивальнең өстәмә өч залында күрсәтелде
Рузилә Мөхәммәтова

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кичә «Ибн Фадлан» фильмын өстәмә күрсәтте. Фильм параллель өч залда баруга карамастан тамашачы залдагы урыннарга сыймады.

Фильмнан соң залларның берсендә тамашачыга иҗат төркеме, шул исәптән, режиссерлар Айназ Мөхәммәтҗанов, Рәмис Нәҗмиев белән очрашу мөмкинлеге тудырылды.

«Безнең бу проектны дәвам итәсебез килә. Кемдер кинәт кенә «Егетләр, алга таба төшерегез», дип әйтә калса, без инде аның эпизодлар планын да әзерли башладык. Әмма бөтенесе бездән генә тормый», диде Айназ Мөхәммәтҗанов проектның алдагы язмышына бәйле сорауга җавап итеп.

«Фильм рус телендә. Безнең заказ бирүчеләребез - “Россия- Ислам дөньясы” Стратегик караш төркеме - Мәскәүдән булгач, техник бирем шундый инде. Әмма татарча варианты кирәк дип уйлыйм», дип дәвам итте ул.

«Без Татарстанда яшибез һәм безнең татар телле тамашачыбыз да бар. «Хозур» нәшрияты бу мәсьәләне хәл итсә, без дубляж ясый алабыз. Экспертларыбызның бер өлеше татарча камил сөйли ала, аларны яңадан төшерү кыен түгел», диде ул. Фильм гарәп һәм инглиз теленә тәрҗемә ителәчәк.

Әлегә фильмның алдагы язмышы хәл ителмәгән. Фильмның авторлык хокуклары «Хозур» нәшриятында. Оештыручылар кайбер юридик мәсьәләләр хәл ителгәч, аны күрсәтү юллары уйланылачак. Айназ Мөхәммәтҗанов телевидениедән күрсәтелү мөмкинлеге каралачагын әйтте.

Тамашачы бу фильмның әһәмиятле булуын, алга таба да мондый проектларның кирәклеген билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot