news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ибн Фадлан» документаль нәфис фильмының трейлеры тәкъдим ителде

«Ибн Фадлан» документаль нәфис фильмының трейлеры тәкъдим ителде
http://dumrt.ru

Бүген ТР министрлар кабинетында Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны бәйрәм итүгә багышланган брифингта «Ибн Фадлан» документаль нәфис фильмының трейлеры тәкъдим ителде. Трейлерны ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең аппарат җитәкчесе Ирек Арсланов тәкъдим итте, дип хәбәр итә нәзарәт сайты.

Трейлер бүген беренче тапкыр күрсәтелде.

Фильм 921 елда Багдадтан илче Әхмәд Ибн-Фадланның Идел буе Болгарына сәяхәте турында. Аны «Хозур ТВ» телекомпаниясе төшерә. Фильм 2020 елның кышында ук төшерелә башлады. Ул Иран, Бохара, Әстерхан өлкәсе һәм Татарстанда төшерелә, дип хәбәр ителгән иде.

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең 1100-еллык кысаларында төп проектлары белән дә таныштырды. Яңартылган «Казан басмасы» өстендәге эшнең төгәлләнгән һәм «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Россия ислам институты татар галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең танылган фәнни әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итте.

ТР Премьер-министры урынбасары, Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны әзерләү һәм үткәрү буенча республиканың оештыру комитеты рәисе урынбасары Васил Шәйхразиев әйтүенчә, төп тантаналар Болгарда 21 май көнендә булачак. Бу көнне биредә 1100 еллык уңаеннан әзерләнгән почта маркасын рәсми рәвештә чыгару чарасы һәм РФ Вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкләгән Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүгә 1100-еллыкны әзерләү һәм үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышы каралган, ә 11.00 сәгатьтә «Исламны кабул итү» истәлек билгесе каршындагы мәйданда халык катнашында бәйрәм башланачак. 

17-18 майда Халыкара Коръән бәйгесе үтәчәк, 19-21 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII Халыкара икътисади саммиты һәм Russia Halal Expo күргәзмәсе ачылышы булачак. 20 майда Казан Ратушасында «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы узачак, шул ук көнне Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә истәлекле таш кую тантанасы һәм «Милли үзенчәлек һәм дин» дип исемләнгән татар дин әһелләренең XII Бөтенроссия форумы планлаштырылган. Форумга бөтен Россиядән 1100 имам чакырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100