news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иблис образын сәхнәгә чыгарган Рөстәм Зиннуров: Үземнән үзем курка башлаган идем

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында Хөсәен Җәвиднең “Иблис” драмасын сәхнәгә чыгарды.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле режиссер Сергей Потапов “Иблис” спектаклен сәхнәгә чыгарып, яңа артистны татар театры дөньясына танытты. Минзәлә театрының “Иблис” драмасында Иблис образы - яшь артист Рөстәм Зиннуровның беренче зур җитди роле. Ул сәгать ярым дәвамында сәхнәдә булып, Иблис образын гәүдәләндерде.

Искәртеп үтәбез, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында Әзербәйҗан классигы Хөсәен Җәвиднең “Иблис” драмасын сәхнәгә чыгарды.

Спектакльне күренекле театр режиссеры, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Сергей Потапов куйды.

“Мин бу рольне алгач, әти-әни: “Үзгәрдең, - дип аптырый башлады. - Шалтыратмыйсың да, үз дөньяңа киттең, сәерләндең”, - диде. “Әни, дим, мин хәзер шулай үз дөньямда яшәп алмасам, кешеләрне куркыта алмаячакмын. Мин хәзер үземнән үзем куркыр дәрәҗәгә җитергә тиешмен”, дим. Әйе, сонгы вакытта мин үземнән үзем курка башлаган идем”, - ди “Иблис” Рөстәм Зиннуров.

“Хәзер инде булды, үземә кайттым, - ди ул елмаеп. - Һәр роль кешене күпмедер үзгәртә, әлбәттә, мин элекке Рөстәм булсам да, рольнең тәэсире кала. Әмма борчылмагыз, Иблискә әверелмим”.

Рөстәм Сергей кебек режиссер белән эшләү яңа баскыч, яңа биеклек дип саный: “Ул безне өскә таба күтәреп ыргытты кебек. Әйе, образны тудыру кыен булды. Әмма без аңа тулысынча ышандык һәм ул әйткәнне сеңдереп барырга тырыштык”, - ди ул.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының баш режиссеры Дамир Сәмерханов Рөстәм Зиннуровның якташы булуын әйтә. “Мин укыган мәктәп егете иде ул. Халык театрында уйнады. Ул төп рольне башкарган елны театр гран-при алды. 1 миллион сумлык гран-прины театрга Рөстәм Зиннуровның уены алып бирде дип саный театраллар”, - ди Дамир Сәмерханов.

Искәртеп үтәбез, Кукмара мәдәният йортының халык театры 2014 елда Гран-прига лаек булды. Әлеге театр белән озак еллар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Сәләхетдинов җитәкчелек итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100