Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Иҗат муллыгы – Казан җырлый» икенче музыкаль фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
Кичә Уникаль осталык үзәгендә «Иҗат муллыгы – Казан җырлый» («Изобилие творчества – Казань поёт») авторлык музыкасы фестиваленә багышланган матбугат очрашуы узды. Әлеге фестиваль 4 июльдә «Елмай» паркында үтәчәк. Оештыручылар очрашуда фестивальнең форматы, максатлары һәм анда катнашу шартлары турында сөйләде.
«Данстар» компаниясе директоры Ранил Нуриев ачыклык керткәнчә, бу чара үзешчәннәр концерты гына түгел. «Казан җырлый» онлайн-радиосы ротациясенә керәчәк музыкаль әсәрләр профессиональ студиядә яздырылырга һәм югары сыйфат таләпләренә җавап бирергә тиеш. Язмаларның Россия кануннарына туры килүе мөһим.

«Без җырларны хит булу-булмау критерийларына карап бәяләмибез. Шуңа күрә быел профессиональ белгечләрдән торган экспертлар советы төзедек. Гариза бирүчеләр арасыннан сәхнәдә тамашачы алдында нәкъ менә кемнәр чыгыш ясаячагын, һәр гаризаның таләпләргә туры килүен алар билгеләячәк. Максатыбыз – үзләренең үзенчәлекле иҗат җимешләрен тудыручы музыкантларга зур аудитория алдында чыгыш ясау мөмкинлеген булдыру», – дип таныштырды «Данстар» компаниясе директоры һәм фестивальнең төп оештыручысы Ранил Нуриев.
Аның әйтүенчә, фестиваль кысаларында офлайн чара үткәрү һәм онлайн-радио ачып җибәрү планлаштырыла. Ул яшь музыкантларга, беренче адымнарын ясаучы артистларга, шулай ук яңа проектлар башлап җибәрүче тәҗрибәле башкаручыларга да үз иҗатларын тормышка ашыру өчен бушлай мәйданчык тәкъдим итә.
Оештыручылар фестивальне сәүдә ярминкәләре белән охшата: биредә яңа иҗат итә башлаучы музыкантларга киң тамашачы алдына чыгу мөмкинлеге бирелә. Гаризалар әлеге сайтта 19 июньгә кадәр кабул ителә. Гариза тапшырылганнан соң, фестивальнең оештыручылары катнашучы белән элемтәгә керәчәк, авторлык хокукларына кагылышлы документларны рәсмиләштерергә булышачак.
Җырчы, режиссер һәм «Казань поет» радиосына нигез салучы Андрей Лысяков автор-башкаручыларга ярдәм итүнең икътисади ягына тукталды. Аның фикеренчә, үзенчәлекле, яңа җырлар тудыруны стимуллаштыру тавыш яздыру студияләре хезмәтенә, мәйданчыкларны арендага алуга һәм моңа бәйле башка өлкәләргә ихтыяҗны арттырачак.

Россиядә ел саен яңа җырлаучы талантлар барлыкка килә, әмма аларның еш кына башкарырлык җырлары булмый. «Безнең илдә үзенчәлекле музыкадан табыш алу һәрвакыт катлаулы мәсьәлә булып кала. Шуңа күрә талантлы авторларга актив ярдәм итүче һәм аларны алга этәрүче, киң тамашачы белән тыгыз элемтә урнаштырырга булышучы мәйданчык булдырдык. Һәр музыкаль продуктның уңышын тамашачылар белән тыңлаучылар билгели бит», – диде Андрей Лысяков.
«Иң мөһиме – иҗат җимеше авторныкы булырга тиеш. Артистлар өчен бу үз-үзеңне күрсәтү мөмкинлеге генә түгел, ә алга таба иҗат итүгә зур этәргеч тә. Сине ишетәчәкләрен аңлау көч һәм илһам бирә. Канатланган музыкантлар җырларын ешрак яздыра, сыйфат өстендә күбрәк эшли башлый. Алар мәйданчыклар арендалый, тамашачыларны чакыра. Моннан тыш, онлайн-радио туристлар өчен төбәгебезнең мәдәни йөзен формалаштыра», – дип билгеләп үтте Лысяков.
Шулай ук ул традицион мәгънәдәге «авторлык җыры» белән үзенчәлекле поп-музыка төшенчәләрен бер-берсеннән аерды һәм әлеге проектның теләсә кайсы телдә башкарыла торган заманча киң катлам музыкаль продукт белән кызыксынуын билгеләп үтте.
Матбугат очрашуында спикерлар проектның социаль әһәмиятен һәм аның төбәктәге музыка индустриясен үстерүгә йогынтысын да тикшерде.
РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, бу фестиваль киң катлам катнашучыларга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, шулай ук балалар һәм өлкән яшьтәге музыкантларга юнәлтелгән.

Ольга Павлова талантлы кешеләр өчен мондый мәйданчык булдырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм фестивальнең әһәмиятен билгеләп үтте. «Бу проектта катнашу – минем өчен зур дәрәҗә. Һәр талантның, аның ничә яшьтә булуына һәм нинди тормыш юлы үтүенә карамастан, үсү өчен мөмкинлеге булырга тиеш. Бу тирән мәгънәле, социаль җәһәттән мөһим һәм бик әйбәт эш», – диде ул.
РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы хәзер һәр кешенең дә үзе турында җәмгыятьтә ишеттерә алмавын әйтте. «Әлеге фестиваль әнә шул араны кыскарта торган мәйданчык булдыра. Бу – янәшәбездә яшәүче, илһамландырырга, иҗат итәргә сәләтле талантлы кешеләрне эзләп табу тарихы. Нәкъ менә шундый кешеләрдән гражданлык җәмгыяте формалаша да инде, бу сыйфат Татарстанны һәм Россияне чит илләрдәге күршеләрдән аерып тора. Фестивальнең ишекләре һәркем өчен ачык, чөнки биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре, мөмкинлекләре чикле кешеләр, иҗат юлын яңа гына башлаучы нәни балалар да, шулай ук зур тормыш юлы үтеп, үзләре турында белдерергә теләүче олы яшьтәге кешеләр дә катнаша ала», – диде ул.
Фестивальдә беренче тапкыр Казан артистлары һәм танылган шәхесләр катнашында «Йолдыз белән эстафета» уздырылачак.

Жюри составына керүче Татарстанныд халык артисты Айдар Сөләйманов белгечләрнең сайлап алуны нигезсез катгыйлатырга җыенмауларын хәбәр итте. Сайлап алу турына узмаган катнашучылар да үз иҗатларына карата фикерләр һәм киңәшләр ишетә алачак.
«Авторлык җыры фестивальләре бездә болай да аз. Гаризаларны Татарстаннан гына түгел, ә башка төбәкләрдән дә көтеп калабыз. Жюри әгъзалары җыр-моңны ярата, шуңа күрә кирәк очракта социаль челтәрләр аша яисә турыдан-туры мәйданчыкта киңәшләрен бирәчәкләр», – диде Айдар Сөләйманов.

- Кайчан: 4 июльдә, 13:00-21:00 сәгатьтә.
- Кайда: Казан шәһәре, «Елмай» паркы үзәк сәхнәсе.
- Катнашу шартлары: Татарстан Республикасында яшәүче, үзләре музыка иҗат итүче 15 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла. Әсәрләр теләсә кайсы телдә башкарылырга мөмкин.
- Гаризалар кабул итү: 19 июньгә кадәр.
Экспертлар советы составында Татарстанның, Россиянең музыка һәм театр сәхнәсенең күренекле вәкилләре бар. Алар арасында – Татарстанның халык артистлары Айдар Сөләйманов, Ришат Төхвәтуллин, Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Закирова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Диана Сәфәрова, Радик Сәлимов һәм башкалар.
Проект Казан шәһәре Башкарма комитеты, РФ һәм ТР Иҗтимагый палаталары, Татарстан халыклары дуслыгы йорты, «Татарстан ГТОсы» бөтенроссия физкультура-спорт комплексы һәм «Рубин» футбол клубы ярдәмендә тормышка ашырыла.

- «Изобилие творчества – Казань поёт» фестивале талантлы авторларга, музыкаль коллективларга һәм социаль башлангычларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Катнашучылар үзләренең авторлык җырларын тәкъдим итә, шулай ук экспертлар белән таныша һәм аларның фикерләрен ишетә алачак. Оештыручылар автор хокукларын алмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз