Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иҗади уку йортларында максатчан килешү нигезендә укучы студентлар стипендия ала башлаячак
Татарстанда мәдәният тармагы өчен кирәкле булган белем бирү программалары буенча белем алучы һәм максатчан килешү төзегән студентларга республика бюджетыннан стипендия түли башлаячаклар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Түләү аена 2224 сум тәшкил итәчәк. Шундый ук стипендия социаль-хезмәт өлкәсе өчен кирәкле булган программалар буенча белем алучы студентларга да билгеләнәчәк.
Стипендия Татарстан Мәдәният министрлыгы белән төзегән максатчан килешү нигезендә федераль бюджет акчалары хисабына югары уку йортларында көндезге уку формасында белем алучы студентларга түләнәчәк. Түләүләрне ел саен инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, укуның бөтен чорына билгеләү планлаштырыла.
Шул ук вакытта максатчан уку турындагы килешүдә Мәдәният министрлыгында яки аның карамагындагы дәүләт учреждениесендә кимендә өч ел эшләү бурычы күрсәтелгән булырга тиеш. Моннан тыш, студентның салымнар һәм җыемнар буенча бурычлары булмавы шарт.
Студент укудан куылган, хәрби хезмәткә алынган, академик ялга киткән, максатчан килешүгә туры килми торган шартларда укуга күчкән очракта, стипендия түләү туктатыла.
Әгәр студент яки югары уку йортын тәмамлаучы максатчан уку турындагы килешүне өзсә, аңа түләнгән сумманы 30 көн дәвамында кайтарырга туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз