news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

И.Әюпова китапханәләр өчен кадрлар әзерләү критерийларын яңадан карау кирәклеген әйтте

Казанда “Китапханә фондлары: проблемалар һәм карарлар” фәнни-гамәли конференциясе уза.

(Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова китапханә системасы өчен кадрлар әзерләү критерийларын яңадан карау, шулай ук яшь белгечләрне әлеге өлкәгә тарту кирәклеген әйтте. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мәдәният министрлы әлеге фикерен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Китапханә фондлары: проблемалар һәм карарлар” ХI Бөтенроссия фәнни- гамәли конференциясе пленар утырышында әйтте.

Ирада Әюпова хәзерге вакытта барлык китапханәләр диярлек Интернетка тоташуы хакында сөйләде. “2010 елдан башлап, барлык электрон чыганакларны бер каталог итү кирәк дип уйладык. 2017 елның гыйнварыннан республикада бердәм китап укучы билеты проекты эшләнде. 2018 ел башында 1285 китапханә әлеге билетлар буенча хезмәт күрсәтә башлады. Бу күпме кешенең чынлап та китап укуын һәм нәрсә укуын билгеләү мөмкинлеген бирә”, - диде мәдәният министры.

  • Китапханә фондларын формалаштыруга багышланган конференция Казанда 1- 5 октябрь көннәрендә уза. Анда Россиянең 17 төбәгеннән һәм якын чит илләрдән 200дән артык вәкил катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot