news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җиңү юллары» Бөтенроссия патриотик программа эшләнелә

18 апрельдә Татарстан Мәдәният министрлыгында «Музейлар һәм хәрби-патриотик тәрбия» темасына фәнни-гамәли семинар узачак.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). 18 апрельдә Татарстан музей җәмгыятьләре хезмәттәшлеге уңаеннан, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында ТР Милли музее ярдәмендә «Музейлар һәм хәрби-патриотик тәрбия» темасына фәнни-гамәли семинар узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.

Музейханәләр  яшь буынга патриотик тәрбия бирү, тарихи хәтерне саклап калу һәм киләчәк буынга тапшыруда зур роль уйный.  Казанда узачак  семинарда дәүләт, муниципаль һәм идарә тармагы музейлары җитәкчеләре, Татарстан Музейлары ассоциациясе әгъзалары, 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның Татарстандагы пунктлары җитәкчеләре катнашачак.

«Программада музейлар эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу булачак, – ди Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте җитәкчесе Руфия Мөхетдинова. – Мөһим юнәлешләрнең берсе булып тарих-мәдәни мирас белән бәйле яңа туристлык маршуртлары һәм программалары булдыру тора. Аларның берсе – «Җиңү юллары» Бөтенроссия патриотик программасы, ул Татарстанның перспективалы музей маршрутларын үстерү өчен яңа этәргеч булырга тиеш. ХХ гасыр фалеристика предметларына экспертиза үткәрү проблемаларына аерым игътибар биреләчәк».

Семинарда Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музееның «Иң яхшы корреспондентлар пункты» конкурсына нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр бүләкләнәчәк, ди проект авторлары.

Семинардан соң, музей хезмәткәрләре М.Горькийның Әдәби-мемориаль экспозициясе белән танышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100