Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Иң яхшы шәфкать туташы” Казанда ярдәм күрсәтә
Чабаксар шәһәрендә медицина хезмәткәрләре арасында “Осталык һәм шәфкатьлелек” исемле төбәкара бәйге узды. Анда Казанның шәфкать туташы мактаулы исемгә лаек булды
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Чабаксар шәһәрендә медицина хезмәткәрләре арасында “Осталык һәм шәфкатьлелек” исемле төбәкара бәйге узды. Анда табиблар Идел буе федераль округының “Иң яхшы шәфкать туташы”, “Иң яхшы фельдшеры” һәм “Иң яхшы табиб-акушеры” исемнәренә дәгъва итте.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, Татарстаннан бәйгедә башкалабызның 1-нче санлы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Ләлә Хәбибуллина ярышты. Бәхетебезгә, ул Идел буе федераль округының “Иң яхшы шәфкать туташы” номинациясендә өченче урынны яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз